«Танылган хатын-кызлар галереясы» мәгълүмати-танып белү сәгате (12+)

15 мартта 6 нчы санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Танылган хатын-кызлар галереясы» дигән мәгълүмати-танып белү сәгате үткәрелде. 
Чара тарихның төрле чорларында илебез тормышында зур роль уйнаган көчле рухлы, акыллы һәм танылган хатын-кызларга багышланды. Бу – сәясәтчеләр, галимнәр, актрисалар…  Аларның һәрберсе Россия үсешенә үзеннән бәяләп бетергесез өлеш керткән. Укучылар өчен «Россиянең бөек хатын-кызлары» дигән презентация тәкъдим ителде, ул кызыклы һәм үзенчәлекле язмышлы хатын-кызлар тарихлары белән таныштырды.  Рус тәхетендә утырган беренче хатын-кыз, зирәк һәм гадел княгиня Ольга, бөек императрица Екатерина Икенче һәм Фәннәр Академиясе белән җитәкчелек иткән дөньядагы беренче хатын-кызларның берсе Екатерина Дашкова. Фән өлкәсендә күренекле урын тотучы, дөньяда беренче профессор-математик Софья Ковалевская, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Надежда Дурова. Бөек балерина Майя Плисецкая, космонавтика легендасы – Валентина Терешкова.
«Күркәм хатын-кызлар исемнәре» дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Укучылар илебез тарихына зур өлеш керткән хатын-кызларның тормыш юлындагы үзләренә билгесез фактлар белән танышу өчен китап алып укый алды.  

Поделиться: